news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч апрельдән Россиядә машина йөртү таныклыкларын алыштыру турында кисәтте

Законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, апрельдә машина йөртү таныклыгы алырга яки яңартырга теләүчеләр агымы кинәт артырга мөмкин. Шуңа күрә таныклыкларын алыштырырга кирәк булган машина йөртүчеләргә ашыгырга кирәк, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Мәскәү шәһәр педагогика университетының хокук департаменты доценты Максим Тишаков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Алыштырылырга тиешле машина йөртү таныклыкларын автомат рәвештә өч елга озайтуның льготалы чоры 1 апрельдә тәмамлана, дип искәртте ул. Әгәр документ өч ел элек озайтылган булган икән, таныклыкны алыштырырга кирәк – әлеге льгота кабат гамәлдә булмаячак.

«Сүз Россия машина йөртү таныклыклары турында бара. Чит илләрдә безнең озайту системасы эшләми, шуңа күрә халыкара машина йөртү таныклыгы турында алдан кайгыртырга кирәк», — дип ачыклык кертте эксперт.

Моннан тыш, апрельдә Россиянең яңа гражданнары һәм 2024 елның 1 апреленә кадәр илдә даими нигездә яшәү хокукы алган затлар өчен чит ил машина йөртү таныклыкларын гадиләштерелгән тәртиптә алыштыру чоры тәмамлана. Алар башка дәүләт таныклыгы булган очракта аны ел дәвамында Россия машина йөртү таныклыгына гадиләштерелгән тәртиптә алыштыра алды. Хәзер исә бөтен процедураны тулысынча узарга туры киләчәк.

Шуңа бәйле рәвештә ашыгыч рәвештә таныклыкларын алыштырырга теләүчеләр агымы арту фаразлана. Агымдагы елда таныклыгын алыштырырга кирәк булучыларга ашыгырга кирәк, дип киңәш итә Тишаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100