news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч җәй көне «омикрон» йоктыру куркынычын бәяләде

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җәй көне «омикрон» белән зарарлану саны арту ихтималы аз, дип саный. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең фәнни оешмалары экспертлары бәяләвенчә, «омикрон» варианты белән бәйле авырулар санының җәй айларында шактый арту мөмкинлеге бик аз», - диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта коронавирус белән авыручылар санының тотрыклы кимүе барлык яшь төркемнәрендә күзәтелә, диделәр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot