news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч 31 декабрьне ял көне ясау мөмкинлеге турында сөйләде

Эш бирүчеләр, түләү мәсьәләсен хәл итеп, 31 декабрьне үз хезмәткәрләре өчен өстәмә ял көне ясый ала, дип сөйләде РИА Новостига хезмәт хакы буенча белгеч, HeadHunter юристы Татьяна Нечаева.

Россия Хөкүмәте 31 декабрьне ял көне итеп билгеләргә тәкъдим ителгән закон проектын хупламады. Әмма, Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе (ФНПР) рәисе урынбасары Нина Кузьмина РИА новостига хәбәр иткәнчә, ял көннәрен күчерү турында Хөкүмәт карары белән дә 31 декабрьне ял көне итәргә мөмкин.

«Эш бирүче хезмәткәрләренә өстәмә ял көне бирү турында карар кабул итү мөмкинлегенә ия», - дип билгеләп үтте Нечаева.

news_right_1
news_right_2
news_bot