news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч 2023 елда кемнәрнең пенсиягә чыга алачагын аңлатты

Пенсия яшен акрынлап арттыру тәртибе нигезендә киләсе елда вакытыннан алда пенсиягә алдан чыгучылар исемлеге билгеле, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец. Бу хакта РИА Новости яза.

Ул график буенча 2019 елдан 2022 елга кадәр пенсиягә чыгу ел саен үткәрелүен искәртте. Калган күчеш чоры өчен 2028 елга кадәр график күчү бер елдан соң узачак итеп төзелгән. Шулай итеп, 2023, 2025 һәм 2027 елда картлык буенча пенсиягә бу ташламалы хокукка ия кешеләр генә чыгачак, дип аңлатты белгеч. Ташламаларга ия булучыларның яңа пенсия яшенә күчү графигы бар һәм кайбер категорияләр өчен ул үзгәрмәде.

Аерым алганда, күп балалы әниләр, инвалид балаларның ата-аналары, опекуннары һәм инвалидлар, шулай ук «төньяк» стажлы яки аңа тиңләштерелгән хезмәткәрләр, билгеле бер һөнәр белгечләре пенсиягә иртә чыгудан файдалана ала. Тулырак исемлекне РФ Пенсия фонды сайтында табарга мөмкин.

«Һәрхәлдә, барлык ташламаларга ия категорияләр өчен, шулай ук, пенсиягә чыгучылар кебек үк, өч шартны үтәргә кирәк: яшь, стаж һәм эшләгән пенсия коэффициентлары саны», — дип йомгак ясады икътисадчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100