news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч: 2023 елда COVID-19 пандемиясе тәмамланырга мөмкин

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус пандемиясенең 2023 елда тәмамлануын көтә. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Гебрейесус белдерде, дип «Российская газета».

«Быел без COVID-19 китереп чыгарган пандемия тәмамланды дип әйтә алуыбызга ышанам», - дип Гебрейесус сүзләрен китерә агентлык.

Хәзерге вакытта бик күп илләрдә, пандемия вакыты белән чагыштырганда, авыручылар һәм үлүчеләр саны бик аз, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot