news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде

Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.

«Закон буенча 1 нче сентябрь эшләми торган бәйрәм көне саналмый. Балаң белән мәктәп бәйрәменә тынычлап бару өчен бу көнне ял итәргә була. Мәсәлән, әгәр дә сез донор булсагыз, закон нигезендә, сезгә өстәмә түләүле ял көне каралган. Сез аны теләсә кайсы көнне, шул исәптән 1 сентябрьдә дә ирекле куллана аласыз», – диде ул.

Әмма, аның сүзләренә караганда, 1 сентябрьне ял көне итүнең тагын башка ысуллары да бар.

«Киң таралган ысул – эш урынында хезмәт хакын сакламыйча гына ял сорап гариза язарга була. Әгәр эш бирүче каршы булмаса, бу көнне сез эштән азат ителәчәксез, әмма ай нәтиҗәләре буенча хезмәт хакын бераз югалтасыз», – дип билгеләп үтә белгеч.

Шулай ук, Белем көненә ел саен түләнә торган ялны да туры китерергә мөмкин. «Әгәр яллар графигы буенча ул башка чорда планлаштырылган булса, эш урыныгызда аны күчерүне яки өлешләргә бүлеп бирүне сорагыз. Ялның бер өлешен 1 сентябрьдә файдаланыгыз», – ди Голованова.

Ял көнендә эшләгән өчен яки эш вакытыннан тыш эшләгән өчен дә ял көне алырга була. «Әгәр эш бирүче сезне ял көнендә яки эш вакытыннан тыш эшкә җәлеп итәргә теләсә, арттырылган түләү урынына өстәмә ял көнен сайларга була. Аны 1 сентябрьдә кулланыгыз һәм балалар белән бергә Белем көнен уздырыгыз», – дип нәтиҗә чыгарган белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100