news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч 1 мартта пенсиясе артачак кешеләр исемлеген искәртте

Белгеч 1 мартта пенсиясе артачак кешеләр исемлеген искәртте
Фото: © "Татар-информ"

1 марттан февральдә 80 яше тулган россиялеләрнең пенсиясе күтәрелә. Шул ук вакытта, иминият пенсиясе составындагы фиксацияләнгән түләү ике тапкыр арта, дип искәртте Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында.

Әмма әгәр пенсионер беренче төркем инвалидлыкка ия булса, аңа өстәмә түләү каралмаган, чөнки бу түләү алуда критерийларның берсе. 80 яше тулган кешеләр өчен дә, беренче төркем инвалидлар өчен дә аның күләме 8134,9 сум тәшкил итәчәк.

Белгеч искәрткәнчә, тагын да масштаблырак үзгәрешләр социаль пенсияләргә индексация үткәрелгәч, 1 апрельдән көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot