news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 февральдән пенсиягә өстәмә түләнәчәк

1 гыйнвардан Россия пенсионерларының иминият пенсиясен индексацияләделәр, әмма февральдән кайбер категория гражданнар өчен айлык акчалата түләүләр артачак. Бу хакта Россия халыклар дуслыгы университеты икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский сөйләде, дип яза «Труд».

Айлык акчалата түләүләр пенсионерларның кайбер категорияләренең керемнәрендә чагыла – нигездә ташламалары булучыларга, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Геройлары, сугыш инвалидлары һ.б. .

«Айлык акчалата түләүләр индексациясе узган ел өчен инфляциянең исәпләнгән күләменә бәйле булачак һәм шул рәвешле 7,4-7,5 процент көтелә», - диде Гиринский, шулай ук түләүләр пенсионерның социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканда артырга мөмкин, дип билгеләп үтте.

Шулай итеп, пенсионер ташламага ия булган социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартса, түләүләр күләме күбрәк булачак. Әгәр дә ул бу ташламаларны кабул итсә, акчалата компенсацияләүдән мәхрүм кала.

Шулай ук агымдагы елның гыйнварында 80 яшькә җиткән кешеләр өчен февральдә иминият пенсиясе ике тапкырга артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100