Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белем сыйфаты буенча Татарстанның 22 нче урын алу сәбәбен аңлаттылар
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әлеге рейтинг күрсәткечләре буенча районнардагы мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән сөйләшү булганын әйтте.
(Актаныш, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев Татарстанның ни өчен Россия төбәкләре рейтингында белем сыйфаты буенча 22нче урынны алганын аңлатты.
«Без рейтингта 2019 ел нәтиҗәләренә нигезләндек. Ел ахырында күрсәткечләрне яңадан санау булачак, һәм анда Татарстан сизелерлек яхшырыр дип уйлыйм. Без нәтиҗәләргә начар йогынты ясаган барлык позицияләрне карадык. Алар ике ел эчендә шактый яхшырды», — диде Анзор Музаев Актанышта узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә.
Рейтингны төзүчеләр статистик тикшеренүләргә нигезләнеп төрле модельләр кулланалар. Шуннан соң аларны барлык төбәкләргә тапшыралар. Төбәк исә, югары күрсәткечләргә ирешә алмаган мәктәпләр буенча анализ ясап, вазгыятьне яхшырту өстендә эшләргә тиеш.
«Республиканың 90 мәктәбе бөтенләй дөньяда иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтә. Башка мәктәпләр дә берничә баскычка югары күтәрелсә, төбәкнең гомуми нәтиҗәсе бик нык үсәчәк», — диде Рособрнадзор җитәкчесе.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үз чыгышында әлеге рейтинг күрсәткечләре буенча районнардагы мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән сөйләшү булганын әйтте. «Булган проблемалар ачыкланды, бурычлар куелды, мәктәпләргә ярдәм күрсәтү буенча юл картасы эшләнде», — диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз