Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Белем.ру» оешмасы директоры Раил Гатауллин «Китап» радиосына уңай бәяләмә биргән
«Бүген үз радиомны таптым. Иртә белән кушымтасын алып урнаштырган идем, инде алты сәгатьтән артык бер туктамый тыңлыйм. Миннән „Китап“ ка бәяләмә уңай, тәкъдим итәм», — дип яза ул.
(Казан, 21 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Белем.ру» оешмасы директоры, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин «Китап» радиосына уңай бәяләмә бирә. Бу хакта ул үзенең инстаграм сәхифәсендә язып чыккан.
«Бүген үз радиомны таптым. Иртә белән кушымтасын алып урнаштырган идем, инде алты сәгатьтән артык бер туктамый тыңлыйм. Миннән «Китап“ка бәяләмә уңай, тәкъдим итәм», — дип яза ул.
Татнетны үстерү фонды һәм «Белем» татар IT-компаниясенең җитәкчесе буларак Раил Гатауллин әлеге радиога анализ да ясаган. «Игътибарны туплау, эшне җиренә җиткереп эшләү (программалау, контент булдыру, тәрҗемә итү һ.б.) өчен фонда берәр музыка уйнап торса яхшы. Алар сиңа ритм биреп торалар. Яңа iPhonега кушымталар урнаштырганда „Китап“ радиосы кушымтасын да куйдым», — ди ул.
«Әлегә реклама юк. Мәгънәле җырлар, шигырь һәм әсәрләрдән өзекләр генә куялар. Башны ял иттереп тә, рухны ныгытып та була. Аларны профессионаллар укый, тыңлавы рәхәт. Кушымта зур түгел (16 Мб), теләсә кемнең смартфонында үз урынын таба ала. Мәдәниятнең кадерен белгән милли җанлы, позитив карашлы, укымышлы татарлар аудиториясе өчен ясалган», — дип белдерә ул инстаграм сәхифәсендә.
«Китап» радиосының минуслары дип, ике урында әсәрнең авторын әйтми калуны һәм кушымтада функцияләрнең азлыгы атала. «Wi-Fi аша тыңлаганда бар да тәртип, әмма мобиль трафикны шактый ашыйдыр ул. Бәлки @khayrullinayrat (мәгъүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин - ТИ) җитәкчелегендәге министрлык ярдәме белән „Китап“ кушымтасы трафигын „Таттелеком“ның булса да, берәр тарифына бушлай кертеп булыр „Китап“ны?», — дип яза Раил Гатауллин.
«Китап» радиосы Android һәм iOS операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарда бар. Һәркем мобиль телефоннары аша кибетләргә кереп, «Милли радио Китап» дип җыеп, кушымтаны үзенә йөкли ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз