Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Белем җәүһәрләре”ндә татарча Википедияне үстерүдә өлеш кертүчеләр бүләкләнәчәк
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына Санкт-Петербург, Мәскәүдән Викимедия.ру оешмасы җитәкчелеге дә чакырылган.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел X дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә “Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче” номинациясендә ун кеше финалга узган. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Бу номинация бәйгегә быел гына өстәлгән. Финалистлар түбәндәгеләр: Әмир, A. Khamidullin, Marat-avgust,, Шәйдуллина Айсылу, Гатина Динә, Damir, AqQoyriq, Шәрәфетдинова Рәзилә, Хәкимҗанова Сирена, Яшел Үзән шәһәре, 10 нчы гимназия.
“Википедиянең татар телендә үсешен тәэмин иткән, сыйфатлы мәкаләләр әзерләгән википедиячеләрне мотивацияләргә булдык. Мәктәпләр, укытучылар катнашты”, - диде Татнетны үстерү фондының башкарма директоры, “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин.
Татарча википедия волонтеры, тәрҗемәче, Россия Викимедиа волонтерлар чаптеры һәм халыкара татар телле викимедиячеләр юзер төркеме әгъзасы Фәрһад Фәтхуллин номинациядә катнашучыларның ике төркемгә бүленгәнен – тәҗрибәле катнашучылар һәм яңа теркәлгәннәр булуын әйтте. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына Санкт-Петербург, Мәскәүдән Викимедия.ру оешмасы җитәкчелеге дә чакырылган.
“Викимедия хәрәкәтенең миссиясе – планетаның бар телләрендә бу контентны тутырырга тырышабыз. Википедия – 20 ләп проектның иң танылганы булып тора. Татарча википедия – татар телле интернетта 4-5 урында. Татар телле википедиягә кереп, Польшада үз туган шәһәре, трамвай линияләре турында татар телендә язучылар бар”, - диде Фәрһад Фәтхуллин.
Википедиядә татарча мәгълүматта хаталар да очрый. Бу очракта, Фәрһад Фәтхуллин әйтүенчә, фактик хатаны үзгәртү өчен, башка абруйлы чыганакка сылтама урнаштыру кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз