news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең төп җиңүчесе татнет үсешенә комачаулаган сәбәпләрне әйтте

Татарстанның Саба районы укытучысы Марсилә Шакирова фикеренчә, сайтны алып бару өчен тырышлык һәм батырлык кирәк.

(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” интернет проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның төп – “Җәүһәрләрнең җәүһәре” номинациясендә җиңүче Саба районы Явлаштау урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы, башлангыч профсоюз комитеты рәисе Марсилә Шакирова “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында интернет проектлар үсешенә татар халкының менталитетындагы сыйфатлар комачаулавын белдерде.

Марсилә Сабирова үзенең шәхси сайтка алынуын күпмедер дәрәҗәдә очраклы хәл дип әйтте. Аны 2000 елда профком рәисе итеп сайлап куялар. “Профсоюз буенча татар телендә мәгълүмат табу бик авыр. Татар мәктәбендә бөтен әйберне дә рус телендә генә ясап булмый, җыелышларны татар телендә үткәрәбез. Ул чараларның беркетмәсен рус телендә ясыйсы килми. Материаллар җыела башлады. Минем тормыш иптәшем укытучы, ул да сайт ясагач, миндә дә сайт булдыру теләге туды. Яңа гына эшли башлаган коллегаларыма ярдәм булсын дип, аларны сайтка куя башладым”, – дип аңлатты ул marsila.org.ru сайтына алынуының сәбәбен.

"Белем җәүһәрләре” интернет проектлар конкурсын оештыручы, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин әйтүенчә, интернеттагы татар телле сайтларның яртысының авторлары укытучылар. Бу күренешнең сәбәпләрен Марсилә Шакирова шаяртып, “Бөтен эшкә дә укытучылар бара бит, сайлау булса да алар, ни булса да укытучылар”, – дип җаваплады. “Татар телен үстерүдә укытучыларның роле зур. Татар рухын саклауда укытучыларның роле зур”, – диде ул.

Сайтын алып барудан чыгып, Марсилә Шакирова татар интернет кулланучылар турында фикер туплый алган. Мәсәлән, татар сайтларында комментарийлар калдырмауны ул татар халкының менталитет үзенчәлекләре белән аңлата. “Безнең татар халкы сайтка карата фикерләрен калдырырга яратмый. Кирәкле мәгълүматны ала, әмма нәрсә дә булса язып калдырмый. Очрашкан вакытта рәхмәтләрен әйтә. Сорау язып чыгып китәргә мөмкиннәр. Әмма ул сорауга мин җавап язганнан соң, кабат кереп берни дә язмыйлар. Очрашкач яки телефоннан шалтыратып, җавабыгызны алдык, рәхмәт дип әйтүчеләр шактый. Татар халкының үз фикерен әйтүдән куркуыннан шулайдыр кебек тоела миңа. Үзенең исемен әйтүдән курку бар”, – ди Марсилә Шакирова.

“Сайтны алып бару өчен тырышлык һәм батырлык кирәк”, – дип белдерде ул.

19 еллык укытучы, 12 еллык профсоюз рәисе стажы булган укытучы сайт алып бару кирәкле һәм файдалы дип уйлый. “Сайтны кулланучылар өчен кирәкле һәм файдалы итәргә кирәк. Минем киләчәктә сайтка башлангыч сыйныфлар өчен дә әйберләрне дә туплау фикере бар. Cайт ясау өчен вакыт һәм тырышлык кирәк. Акча кирәк дип әйтә алмыйм. Сайт алып бару ул кызыклы һәм файдалы. Мәсәлән, районда мине барысы да белә. Икенчедән, күзаллавың, белемең дә күбәя. Әйбер туплар өчен эзләнәсең, өйрәнәсең, димәк, мөмкинлекләрең арта”, – ди укытучы.

Марсилә Шакирова балалар өчен уен формасында татар теленә өйрәтүче сайт булдырасы килүен әйтте.

Исегезгә төшерәбез: "Татар-информ" агентлыгының татар редакциясе "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең ".tatar домены – җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100