news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Белем җәүһәрләре” бәйгесен оештыручылар сайтларның кимчелекләрен атады

“Чуар дизайннар, төрле төсләр кулланалар, бу матур күренеш түгел”, - ди программист Рөстәм Хәйруллин.

"Белем җәүһәрләре” бәйгесен оештыручылар сайтларның кимчелекләрен атады
Султан Исхаков

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесен оештыручылар тәкъдим ителүче сайтларның кимчелекләрен атады. Сыйфат дәрәҗәсе турында “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Жюри әгъзасы, ВКонтакте социаль челтәрен татар теленә тәрҗемә итүчеләр төркеме координаторы, программист Рөстәм Хәйруллин күпчелек сайтлар төрле конструкторларда ясалганын билгеләп узды.

“Тискәре якларын атыйм, киләчәктә яхшырак, сыйфатлырак эшли башласын өчен файдалы булыр дип уйлыйм. Төп проблемалары реклама санала. Кайберсен ябып булмый, мондый сайтка яңадан кайту теләге бетә. Бу кулланучыларны сайттан читләштерә. Укытучылар сайтларында спортка ставкаларны рекламалау килешми”, – ди ул.

Рөстәм Хәйруллин фикеренчә, конструкторларда сайтлар ашык-пошык ясалган кебек күренә. “Чуар дизайннар, төрле төсләр кулланалар, бу матур күренеш түгел. Кайбер әзер шаблоннарда татар хәрефләре башка хәрефләрдән аерылып тора. Бу да килешеп бетми”, - диде.
Ул кайбер укытучылар конкурска nsportal.ru социаль челтәрендә сәхифәләрен җибәргәннәрен әйтте. Рөстәм Хәйруллин әйтүенчә, бу аерым бит кенә, аны сайт дип атап булмый.

“Сайтларны бәяләгәндә, интерактивлык дигән пункт бар иде. Форум, чат, кунак китабы кебек бүлекләр булуын бәялибез. Бу функциональлек сайтларга, минемчә, кирәкми, чөнки аралашу функцияләре социаль челтәрләргә күчеп бетте. Әгәр сайтларда яңалыклар астында фикер калдыру, авторлар белән элемтәгә керү мөмкинлеге булса, шул җитә дип уйлыйм”, - диде жюри вәкиле.

Интерактивлык җитеп бетмәвен Татнетны үстерү фондының башкарма директоры, "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин да җөпләде. “Без һәр тантанадан соң, бөтен кимчелекләрне аңлатабыз, язып чыгабыз, киңәшләр тәкъдим итәбез. “Белем җәүһәрләре” сайтында киңәшләр урнаштырылган. Кешеләр аларга таянып, сайтларын яхшырак эшли ала”, - диде Раил Гатауллин “Татар-информ” хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100