news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Дөньякүләм бәйгегә "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" дигән яңа номинация өстәлгән.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Бүген, Туган тел көне уңаеннан, Татнетны үстерү фонды Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә, күп санлы иганәчеләр ярдәме белән, тугызынчы мәртәбә оештырыла торган Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татарча файдалы интернет-проектлар бәйгесе гаризалар кабул итә башлый. Бу турыда Белем.ру сайты хәбәр итә.

Гаризалар 10 номинация буенча кабул ителә. Быел яңа номинация өстәлде, дип яза оештыручы Раил Гатауллин. "Дөньякүләм бәйге буларак, бәйгенең партнёрлары/иганәчеләре дә дөньяның теләсә кайсы төбәгеннән була ала. Быелдан бәйгебезнең яңа партнёры бар, ул - ВКонтакте социаль челтәре. Партнёрлык кысаларында бәйгедә яңа номинация булдырылды, ул "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" дип аталачак", - ди  оештыручы.

Әлеге номинациядә ВКонтакте социаль челтәрендә оештырылган, кулланучылары/язылучылары саны 1000 кешедән ким булмаган, зур әһәмияткә ия булган, яхшы эчтәлекле һәм файдалы, татар телендә алып барыла торган төркемнәр катнаша ала. Бу номинациядә җиңгән интернет-проектларның авторларына бүләкләрне бәйгенең партнёры - ВКонтакте социаль челтәре вәкиле тапшырыр, дип планлаштырыла.

Узган ел өстәлгән "Җәүһәрләр галәме" номинациясендә Татарстаннан читтәге төбәкләрдә дә татар сайтлары саны артыр, дип көтелә. "Күренекле татар җәүһәрләре" номинациясендә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар, ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлам укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-проектлар катнаша ала.

Бәйге, номинацияләр һәм бәйгедә катнашу таләпләре турында мәгълүмат бәйгенең Нигезләмәсендә бирелгән. Бәйгедә катнашу өчен авторизация үтеп керергә һәм гариза тапшырырга кирәк.

"Быелдан башлап "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар 21 февраль көнне кабул ителә башлаячак һәм матур традициягә әвереләчәк", - дип яза Раил Гатауллин. 

"Татар-информ" “Белем җәүһәрләре-2017” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100