news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Белем җәүһәрләре-2019" бәйгесе җиңүчеләре билгеле – исемлек

Бәйгегә быел барлыгы 176 гариза тапшырылган булган.

"Белем җәүһәрләре-2019" бәйгесе җиңүчеләре билгеле – исемлек
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). X Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре-2019” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләре билгеле. Бүген аларны Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин бүгенге бәйрәмне "тел бәйрәме" дип атады. Оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. "Мохитне, телне саклауда сез башкарган эшнең әһәмияте гаять зур", – диде.

"Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин беренче бәйгенең йомгаклау тантанасы 2нче гимназиядә узганын искә алды. 2010 елдан бирле барлыгы 500дән артык сайт катнашканын, быел исә 176 гариза килгәнен әйтте. "Араларыннан иң яхшыларын сайлап алдык", – диде.

Җиңүчеләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова тәбрикләде. "Телебезне үстерү Интернеттан башка мөмкин түгел. Дәресләргә дә, укыту системасына да Интернет көннән-көн киңрәк үтеп керә", – диде.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үтте:

.tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе);
Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты;
Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта;
Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр инртернет-проект;
Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче.

  • "Җәүһәрләрнең җәүһәре" Гран-прие "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына бирелде.

Беренче урынга түбәндәгеләр лаек булды:

BAYĞIŞ
"Көмеш кыңгырау" газетасы;
"ШАЯН ТВ" каналы рәсми сайты;
"Шаян ТВ" каналы мобиль кушымтасы;
Гуманитар гимназия-интернат;
Википедия: Әмир
Гыйлем
Татар Малай.

Икенче урын ияләре:

Рабит Батулла. Рәсми сайт;
"Тәртип" радиосы
"Дөрес яз!" мобиль кушымтасы;
Мөгаллим язмалары;
Авылга сәяхәт (авыл туризмы);
Википедия: A. Khamidullin, Marat-avgust
УКЫ
Кызык-Мызык
"Шәһри Казан" (Инстаграм челтәре өчен)

Өченче урынны түбәндәгеләр алды:

Айгөл сайты;
Халкым минем
"Учу татарский" мобиль кушымтасы
Татарханә
Резеда Мөхәммәтҗанова иҗаты
"Кыйблам"
Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге
Википедия: Шәйдуллина Айсылу, Гатина Динә
"Шәһри Казан" ("ВК" өчен)
Tatar.Family
Уйланган уйлар.

"Мин бөтенләй җиңүгә өметләнмәгән иде. Радионың биш еллыгы уңаеннан бу зур бүләк. Күргәннәре, бәяләгәннәре өчен рәхмәт. Мин күбрәк "Әдәби марафон"да катнашучы буларак тантананы карарга гына килгән идем. Бу миңа сюрприз булды. Иң зур тәнкыйть – эшләгәнеңне күрмәмешкә салышу диләр, шуңа күрә бу – зур плюс инде", – диде "Тәртип" радиосы Ризәлә Исмәгыйлева "Татар-информ" хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100