Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Белем җәүһәрләре-2010" I Халыкара интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү вакыты 15 нче сентябрьгә кадәр озайтылды
Әлеге бәйге татар телендә ясалган һәм мәгариф өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды
(Казан, 17 август, “Татар-информ”). "Белем җәүһәрләре-2010" I Халыкара интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү вакыты 15 нче сентябрьгә кадәр озайтылды. Бу хакта www.belem.ru адресы буенча урнашкан татар телендәге Интернет-белем үзәге хәбәр итә.
Җиңүчеләрне ачыклау октябрь аеның беренче өч көненә планлаштырылган, ә җиңүчеләр октябрь аеның беренче атнасында - Укытучылар көненә туры китереп игълан ителәчәк.
«Белем җәүһәрләре-2010» I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган һәм мәгариф өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды.
Бәйге интернет челтәрендә җәүһәр дип саналырлык татар телендә ясалган кыйммәтле белем чыганакларын эзләп табу һәм аларны популярлаштыру; Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарлар өчен интернет-ресурсларны бер урынга туплау; мәгариф өлкәсендәге интернет-ресурсларның сыйфатын һәм рейтингын үстерүдә ярдәм күрсәтү; интернет челтәрендә белем чыганакларын булдыру өстендә эшләүче белгечләрне таныту, аларның бергәлеген булдыру максатын куя.
«Белем җәүһәрләре-2010» I Халыкара интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү 2010 елның 5 февралендә башланган иде һәм әлеге көн Бәйгенең туган көне буларак игълан ителә.
Бәйге "Укытучы - җәүһәр", "Укучы - җәүһәр", "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр", "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы", "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы", "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы", "Белемле гаилә - нур чәчүче җәүһәр" номинацияләре буенча үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз