Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белем көнендә ата-аналарга ял бирү турындагы закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылачак
Мәктәп укучыларының ата-аналарына 1 сентябрьдә бер көн түләүсез ял бирүне күздә тоткан закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылачак. Депутат Сергей Миронов һәм контроль комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев әзерләгән документ чәршәмбе көнне депутатлар каравына тапшырылачак, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Аңлатма язуы нигезендә, проект РФ Хезмәт кодексының 128 маддәсе 2 өлешенә үзгәрешләр кертүне күздә тота. I-XI сыйныфларда укучы балаларның ата-аналарын (шулай ук уллыкка алучыларны, опекуннарны, попечительләрне һәм тәрбиягә бала алган ата-аналарны да) эш бирүче язма гариза буенча хезмәт хакын сакламыйча отпуск бирергә тиешле хезмәткәрләр исәбенә кертергә тәкъдим ителә.
Закон проекты авторлары билгеләп үткәнчә, Белем көнендә ял алу мөмкинлеге эш бирүченең карарына бәйле: ул хезмәткәргә отгул бирмәскә яки еллык ялдан бер көн алуны таләп итәргә мөмкин.
Парламентарийлар искәрткәнчә, 1 сентябрь мәктәп кенә түгел, ә гаилә бәйрәме дә, һәм ата-аналарның тантаналы линейкада катнашуы аерым әһәмияткә ия. Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, эш бирүчеләр мондый ял көнен закон нигезендә бирергә тиеш булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз