news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белем бирү учреждениеләре нормативына кагылышлы закон проекты кабул ителде

ТР белем бирү учреждениеләрендә дәүләт стандартларын тормышка ашыруга финанс чыгымнары нормативлары сыйныфлар санына карап хисаплана

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР парламенты сессиясендә депутатлар “2009 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркемгә мөмкин булган мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми түләүсез белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында” ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте. Әлеге закон проекты белән ТР Икътисад министрының беренче урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева таныштырды.

Бу закон проекты белән 2009 елга ТР гомуми белем бирү учреждениеләрендә гомуми белем бирү программаларын һәм өстәмә белем бирү программалары дәүләт стандартларын тормышка ашыруга каралган финанс чыгымнары нормативлары раслана. А. Кудрявцева сүзләренчә, аерым алганда, укытучы хезмәтенә түләү һәм уку, методик әсбаблар сатып алу өчен финанслар бүленә. Педагогларга эш хакы күләме нормативның 92 процентын тәшкил итә. Уку йортларының коммуналь хезмәтләре өчен түләү һәм милли мәктәпләрне тулы канлы итеп яшәтү өчен махсус коэффициент (бу өстәмә акча дигән сүз) каралган. Ягъни республиканың милли мәктәпләренә акча элек (республиканың нормативларга кагылышлы законы кабул ителгәнчегә кадәр) ничек бирелсә, хәзер дә шул ук финанслау дәвам итә.

А. Кудрявцева аңлатып үткәнчә, ТР белем бирү учреждениеләрендә дәүләт стандартларын тормышка ашыруга финанс чыгымнары нормативлары елына бер укучыга каралган чыгымнар исәбенннән, азкомплектлы мәктәпләрдә, укучылар санына карамастан, сыйныфлар санына карап хисаплана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100