news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Белем җәүһәрләре» бәйгесенең мәдәният, мәгариф өлкәләрендә иң уңышлы проектлары билгеле

XIII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенең мәдәният, мәгариф өлкәләрендә иң файдалы интернет-проектлары билгеле. Аларны бүген «Пирамида» сараенда бүләкләделәр.

«Мәдәният, туризм һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинациясендә өченче урынны «Казан утлары» журналы сайты http://kazanutlary.ru алды.

Икенче урынга Камал театрының рәсми сайты https://kamalteatr.ru һәм Нократ газетасы сайты http://mamadysh-rt.ru/lang/toggle/tt лаек булды.

Беренче урынны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе официаль төркеме http://tatfil.ru/tat/ яулады.

«Мәгариф, фән, белем һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет проект номинациясендә өченче урынны Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты - https://tkoek.ucoz.ru; Туган ягым - гөлләр иле» сайты - https://goller-ile.ru, Татар теле һәм әдәбияты укытучысының рәсми сайты https://foatovna.ru алды.

Икенче урынга «Көмеш кыңгырау» республика газетасының сайты - http://chelny-rt.ru; Гаяз Исхакый порталы https://isxaki.com лаек саналган.

Беренче урынга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы https://mon.tatarstan.ru/tat; Татарча онлайн мәктәп сайты http://onlinemektep.tatar иреште.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100