Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белем алырга теләүчеләр өчен РИИ Ачык ишекләр көне уздыра
Анда институт мөмкинлекләре, 2015 елда укырга кабул итү кагыйдәләре һ.б. турында аңлатма бирелә
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). 20 декабрь көнне иртәнге 10 да Россия ислам институының (Казан, Газ урамы, 19) актлар залында (319 нчы аудитория) Ачык ишекләр көне үтәкәрелә. Чарага чыгарылыш сыйныф укучылары һәм әлеге уку йортында белем алырга теләүчеләр чакырыла.
Аерым алганда, институтта телогия, лингвистика, икътисад, журналистика юнәлешләрендә белгечләр әзерләнә. Ачык ишекләр көнендә институт мөмкинлекләре, 2015 елда укырга кабул итү кагыйдәләре һ.б. турында аңлатма бирелә. Очрашуда РИИ җитәкчелеге катнаша.
Ислам дөньясы университетлары Федерациясе әгъзасы булганлыктан, РИИда белем алучыларның чит илләргә чыгып, белем туплау мөмкинлеге дә бар. Әлеге уку йортында студентлар тормышы һәрвакыт кайнап тора. Төрле конкурслар, фестивальләр, дебатлар уздырыла, спорт ярышлары үткәрелә, танылган галимнәр, сәясәтчеләр, дин һәм мәдәният әһелләре лекцияләр укый.
Тулырак мәгълүматны (843) 251-01-55 телефоны аша кабул итү комиссиясеннән алырга мөмкин, диелә институттан алынган алхәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз