news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беларусьта Мәхмүт Гәрәевкә истәлек тактасы ачылды

Беларусь Республикасының Борисово шәһәрендә татар хәрби җитәкчесе, тарихчы Мәхмүт Гәрәевкә истәлек тактасы ачу тантанасы булды. Аны узган гасырның 60нчы елларында хәрби җитәкченең гаиләсе яшәгән Серебренников урамындагы 11нче йортта урнаштырдылар. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге Вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Ачылыш тантанасына хәрби җитәкченең кызы Галия Гәрәева да килгән иде. Ул әтисенең кайчандыр 72нче гвардия Берләштерелгән укыту үзәгендә хезмәт итүен билгеләп үтте, әлеге чараны да шул үзәк оештырган.

«Әти әлеге дивизияне үстерүгә күп көч куйды. Ул аны һәрвакытта да үрнәк дип санады. Мин ул вакытта әле мәктәп укучысы гына булсам да яхшы хәтерлим: әти хәрби хезмәтнең тиешенчә тәэмин ителүен дә, шәһәрчектә хәрбиләрнең гаиләләре өчен уңайлы тормыш шартлары тудыруны да кайгыртты», - диде Гәрәева.

«Элеккеге дивизия командиры турындагы истәлек – безнең тарих ул. Аны онытмау һәм киләсе буыннар өчен дә саклау – изге бурычыбыз», - дип искәртте үзәк башлыгы Вадим Суров.

  • 23 июньдә Мәскәүдә һәм Татарстанда Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр. Гомумшәһәр башкала Сабан туе да әлеге юбилей датасына багышлап үткәрелде.
  • Мәхмүт Гәрәев 1923 елның 23 июлендә Чиләбедә туган, 1939 елда үз иреге белән Эшче-крестьян Кызыл армиясенә киткән. 1941 елның ноябреннән – укчы взвод командиры, 1942 елдан – фронтта. Шуннан соң озак та үтми батальон командиры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә. Ике тапкыр яралана. Армия штабының оператив офицеры вазифасында Ерак Көнчыгышта Бөек Ватан сугышының соңгы бәрелешләрендә катнаша. Барлыгы алты сугышта катнашкан. 2019 елның 25 декабрендә 97нче яшендә вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100