news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беларусьта Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды

Беларусьта Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды
«Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте

15 февральдә Беларусь башкаласы Минск шәһәрендәге Каюм Насыйри исемендәге институтның мәгариф-мәдәни үзәгендә бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Беларусь дәүләт технология университеты мөгаллимнәре һәм студентлары, Беларусьта татар диаспорасы вәкилләре катнашты. Бу хакта «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чараны үзенең тәбрикләү сүзе белән Казан федераль университеты проректоры Тимерхан Алишев ачып җибәрде. Ул Татарстан Республикасы, Казан һәм Казан Федераль университеты турында сөйләде. Шулай ук «Татар мәдәни мирасы» Халыкара җәмгыятенең Президиум рәисе Эльвира Левшевич үзләренең берләшмәсенең эшчәнлеге белән таныштырды.

«Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте

Катнашучылар Каюм Насыйриның биографиясе, аның кызыксыну өлкәләре һәм хезмәтләре белән таныштылар. Аның әсәрләреннән өзекләр укылды, шул исәптән бөек мәгърифәтченең «Тәрбия китабы»ннан киңәшләр турында фикер алышу булды. Чара татар диаспорасы активистлары әзерләгән концерт номерлары белән дәвам итте. Шулай ук чара кысаларында Казан шәһәрендәге Каюм Насыйри музееның директоры Кадрия Хәлимова тарафыннан уздырылган онлайн-экскурсиягә тоташу булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100