news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беларусьта беренче Татар мәдәнияте көннәренә әзерләнәләр

Татар мәдәнияте көннәрендә Татарстаннан барлыгы 100гә якын сәнгать әһеле катнашачак.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Беларусьта беренче Татар мәдәнияте көннәренә әзерләнәләр, дип хәбәр итә ТАСС Беларусь Республикасының Казандагы илчелеге Олег Исаевка сылтама белән. 
 
4-6 июнь көннәрендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында, Минск һәм Гродно шәһәрләрендә чаралар узачак. Әдәби очрашулар, рәссамнар иҗаты, Татарстанның театр сәнгате, музыка сәнгате һәм кинематография - болар барысы да Беларусь халкына татар халкы мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. 
 
Олег Исаев хәбәр итүенчә, Татар мәдәнияте көннәрендә Татарстаннан барлыгы 100гә якын кеше катнашачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100