news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беларусьта Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстан сугышчыларына һәйкәл ачылды

Ул меценатлар акчасына Витебск районының Копти авылында мемориаль комплекста куелды

(Витебск, 11 ноябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Кичә ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Витебск өлкәсендә (Беларусь Республикасы) булды.
Татарстанлылар Беларусьны азат иткәндә Бөек Ватан сугышында һәлак булган безнең якташларга һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Чарада кабул итүче яктан Витебск өлкәсе башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Новацкий катнашты.
Ул мөмкинлектән файдаланып, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, фронтовикларга, партизаннар һәм подпольщиклар - ирек өчен көрәшеп Беларусь белән Татарстанның мөстәкыйльлеген тәэмин иткән, безнең дуслыкны ныгыткан һәркемгә рәхмәт белдерде.
Равил Моратов үз чыгышында Татарстан Республикасы фашистларны җиңү өчен 700 меңгә якын ул һәм кызларын җибәреп бик кыйммәт түләде, аларның 360 меңе туган йортларына әйләнеп кайтмаган, дип билгеләп үтте. 6 татарстанлы Беларусьта кылган батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Әмма батырлык күрсәткән, югары дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылмаган күп кенә ир-атлар тарих күләгәсендә калды. Шулай итеп, Витебск өлкәсендә 1943 елның 29 декабрендә Минзәлә районыннан Алексей Клещевников батырлык күрсәткән, ә 1944 елның 23 июнендә ТР Балык Бистәсе районыннан Барый Шәвәлиев Матросов батырлыгын кабатлаган.
Яңа ачылган һәйкәл кадрлар армиясе составында сугышкан безнең якташларның истәлеген мәңгеләштерде.
Беларусьны яклап Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстан сугышчылары һәйкәле меценатлар акчасына Витебск районының Копти авылында мемориаль комплекста куелды. Аны танылган скульптор, Беларусь Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Азат Торосян башкарган. Автор скульптураны эшләүгә ярты ел вакытын сарыф иткән. Азат Торосян ТР Премьер-министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бу чарада шулай ук яшьләр эзләү отрядлары әгъзалары, суворовчылар һәм кадетлар катнашты. Тантаналы чарада Копти авылында яшәүчеләр дә бар иде.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100