news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беларусь журналисты Евгений Пустовой: XXI гасырда Казанның роле – Евразияне берләштерү

Беларусь журналисты Евгений Пустовой: XXI гасырда Казанның роле – Евразияне берләштерү
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Беларусь Республикасы журналисты, сәяси күзәтүче Евгений Пустовой Казан Экспо Халыкара күргәзмә үзәгендә БРИКС саммиты турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Казан – зур сәясәтнең үзәгенә әверелә. Төрле халыкара дәрәҗәдәге саммитлар, форумнар да монда уза һәм мин моңа бик шат. Минемчә, XXI гасырда Казанның роле – Евразияне берләштерү. Сез моны бик яхшы башкарасыз. Инфраструктура яхшы булганга гына түгелдер, сәбәбе төптәрәктер аның. Мөгаен, биредә төрле мәдәниятләр, диннәр бергә булганга һәм аларның бер-берсен хөрмәт итүендәдер. Шуңа күрә Казан – дөньяның яңа хәбәрләр ишетә торган урыны ул. Нәкъ менә Казанда яңа глобаль дуслык барлыкка килә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Евгений Пустовой Казанда беренче тапкыр гына түгел, Киләчәк уеннарына килгәне булган. «Үзебезнең илебез – Беларусь белән горурланабыз, аны яратабыз. Чисталыгыбыз белән дә горурланабыз. Нәкъ шундый күренешне мин Казанда күрдем. Башкала бик матур, каралган, балкып тора. Биредә эш һәм хезмәт сөючән халык яшәгәнлеге, аларның туган ягын яратканлыгы күренә», - диде журналист.

«Татар милли ашларыннан чәкчәкне үз иттем. Үзем дә бик тәмләп татып карадым, дусларыма да авыз иттердем. Татар халкы – хәлвә кебек – телгә баллы, кунакчыл халык. Беларусь Республикасында да татарлар бик күп, бер шәһәр үзәгендә мәчет бар. Бездә яшәүче татарлар, шулай ук, эш һәм хезмәт сөючән, бакчачылык белән шөгыльләнәләр», - дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100