news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беларусь татарлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга әзерләнә

Очрашу Минскиның "Мәскәү йортында" түгәрәк өстәл рәвешендә узачак.

 (Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  ике көнле эш сәфәре белән бүген Беларусь башкаласы Минск шәһәренә барачак. Бу хакта республика хөкүмәте порталы хәбәр итә. 

Татарстан делегациясе күп кенә предприятиеләрдә булачак, рәсми һәм бизнес даирәләре белән очрашачак.

“Чишмә” башкорт һәм татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Эльвира Левшевич әйтүенчә, Татарстан Президенты белән очрашуга инде бер ай алдан әзерләнә башлаганнар.

“Чишмә” җәмгыяте әгъзасы, Минскта яшәүче татар теле укытучысы Мәдинә Касимова-Лумпова хәбәр итүенчә, Татарстан Президенты белән очрашу Минскиның "Мәскәү йорты"нда бүген 19.00 планлаштырылган. Ул түгәрәк өстәл рәвешендә узачак. Очрашуда татар мәхәлләсеннән 50-60 кеше булыр дип ниятләнә. "Күбрәк яшьләрне һәм зур гаиләлеләрне чакырдык, балаларыгыз, оныкларыгыз белән килегез дип әйттек", - диде Мәдинә Касимова-Лумпова. Чарада татар ансамбле презентациясе үтәчәк, балалар шигырьләр укыячак. "Балаларның башларына кидерергә түбәтәйләр әзерләдек", - диде әңгәмәдәш.

Мәдинә Касимова-Лумпова әйтүенчә, Татарстан Президенты белән очрашырга теләүче татарларның "Мәскәү йортында" кичке алтыда ук җыелыша башлавын әйтте.

Фотода: Эльвира Левшевич (сулда), Мәдинә Касимова-Лумпова

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100