news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беларусь Республикасында Васил Шәйхразыев сүтелгән Довбучская мәчетен карады

Беларусь Республикасында Васил Шәйхразыев сүтелгән Довбучская мәчетен карады
Фото: https://tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасының Минск шәһәрендә. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биредә ул Беларусь Дәүләт халык архитектурасы һәм көнкүреше музеенда булды. Музейда сүтелгән Довбучская мәчете саклана. Мәчетнең сүтелгән өлешләре белән Беларусь Республикасы мәдәният министры урынбасары Валерий Громада һәм музей директоры Эдуард Богданович таныштырды.

Әлеге мәчет XVIII гасырда Гродненск өлкәсенең Сморгон районы Довбучка (Довбутишки) авылында төзелгән. Ул Европадагы мондый типтагы иң борынгы агач бина һәм мөселман архитектурасының оригиналь үрнәге булып тора. 1991 елда Беларусь дәүләт халык архитектурасы һәм көнкүреше музеена күчерелә. Беларусь Республикасының тарихи-мәдәни кыйммәтләренең Дәүләт исемлегенә кертелгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100