news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белоруссиядә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узды

Белоруссиядә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узды
ТР Мәдәният министрлыгы

Беларусь Республикасында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Белоруссия дәүләт филармониясендә республиканың әйдәп баручы башкаручылары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры катнашында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узды.

Концерт кунаклары өчен декоратив-гамәли сәнгать һәм сувенир продукцияләр күргәзмәсе, Татарстан милли сәнгать кәсепләренең әйдәп баручы осталарының эксклюзив авторлык эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Исегезгә төшерәбез, Беларусь Республикасында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре 11-14 сентябрьдә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot