news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беларусь Премьер-министры: Татарстан – безнең күптәнге хезмәттәшебез һәм дустыбыз

Рөстәм Миңнеханов Минскига эш сәфәре кысаларында Сергей Румас белән очрашты.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан – Белоруссиянең күптәнге хезмәттәше һәм дусты, дип белдерде бүген Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Румас Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сергей Румас Белоруссия белән Татарстан арасындагы ике якка да файдалы мөнәсәбәтләрне үстерүгә игътибар күрсәткәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. «Төбәкләр белән элемтәләрне үстерү Белоруссия белән Россия арасындагы хезмәттәшлекнең нигезе булып тора. Татарстан – безнең күптәнге хезмәттәшебез һәм дустыбыз. Товар әйләнеше буенча сезнең республика Идел буе федераль округында – беренче, Россиянең барлык төбәкләре арасында алтынчы урынны били. Бу бик югары күрсәткеч», - диде ул.

ТР Президенты Хөкүмәт башлыгына Татарстан делегациясенең Белоруссиягә сәфәрен оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

«Беларусь Республикасы – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе. Без барлык юнәлешләр (икътисади мөнәсәбәтләр, парламентара багланышлар) буенча да хезмәттәшлекне, гуманитар элемтәләрне үстерәбез. Делегацияләрнең даими нигездә үзара визитлары оештырыла. Казан һәм Минск арасында туры авиаэлемтә булу да элемтәләрнең ныгуына ярдәм итә», - дип искәртте Миңнеханов.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Минск өлкә Башкарма комитеты рәисе Александр Турчин ТР Хөкүмәте һәм Минск өлкә Башкарма комитеты арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль-мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүне имзалады.







autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100