news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беларусь мөселманнары Татарстан мөфтие белән җомга намазы укыды

Минск Җәмигъ мәчетендә Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашындагы җәмәгать намазында 1200ләп кеше катнашты.

Беларусь мөселманнары Татарстан мөфтие белән җомга намазы укыды
dumrt.ru

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында Беларусь башкаласына эшлекле сәфәре кысаларында Минск Җәмигъ мәчетендә булды. Биредә ул ачык дәрес үткәрде, дин кардәшләребезгә җомга вәгазе белән мөрәҗәгать итте һәм җомга намазы уздырды. Бу турыда ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин белорус мөселманнары өчен лекцияне ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты бастырган «Исгафул муриддин ли-икамәти әд-дин» («Дин кануннарын үтәргә теләүчеләр өчен ярдәм») китабы буенча укыды. Хезмәтнең авторы — хәнәфи мәзһәбе, усул-фикһ галиме, мөхәддис, шәех Габделгани бине Талиб Әд-Димәшкый. Китапта фикһ буенча төп, иң кирәкле мәгълүмат китерелгән.

Аннары Камил хәзрәт җомга вәгазе укыды, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хәдисен китерде: «Биш нәрсә килгәнче, биш төрле әйбернең кадерен бел». «Яшьлегеңнең кадерен бел — картлык килгәнче. Сәламәтлегеңнең кадерен бел — авыру килгәнче. Байлыгыңның кадерен бел — фәкыйрьлек килгәнче. Вакытыңның кадерен бел — мәшәкатьләр килгәнче. Үлемеңнән әүвәл яшәвеңнең кадерен бел», — диде ул.

Хөтбәдән соң мөфти хәзрәт мәхәллә халкының сорауларына җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100