Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Беларусь мөфтие 80 яшьлек юбилее уңаеннан Россия мөселманнары ордены белән бүләкләнде
Әлеге зур бүләкне Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән аның беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов тапшырды.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 10 гыйнварда Минск Җәмигъ мәчетендә Беларусь мөфтие Әбү-Бәкер Шабанович Россия мөселманнары ордены белән бүләкләнде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.
Әлеге зур бүләкне Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән аның беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов тапшырды. Ул мөфти чакыруы буенча җомга намазына җитәкчелек итте һәм Минск Җәмигъ мәчете мөнбәреннән хөтбә укыды.
Беларусь Республикасындагы Мөселман дини берләшмәсе рәисе Әбү-Бәкер Шабанович БДБ киңлегендә иң тәҗрибәле һәм хөрмәткә лаеклы мөселман дин эшлеклеләреннән берсе. Ул Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсен төзүнең чишмә башында торган һәм инде 25 ел дәвамында әлеге берләшмәне җитәкли. 1902 елда төзелгән, ХХ гасырда юк ителгән Минск Җәмигъ мәчете аның җитәкчелегендә яңадан торгызылган.
«Россия-Белоруссия арасындагы дуслык элемтәләрен ныгыткан, ислам һәм мөселман берләшмәсе үсешенә күпьеллык өлеш керткән өчен һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан», - диелә Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти Равил Гайнетдин тарафыннан имзаланган бүләкләү турындагы указда.
Бүләкләү тантанасында Дамир Мөхетдинов мөфти Равил Гайнетдиннең ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде, шулай ук истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырды.
Мөфтинең беренче урынбасары Минск Җәмигъ мәчетендә сөйләгән җомга вәгазендә ислам динендә доганың уйнаган роле һәм нинди урын биләве, башка дин һәм конфессия вәкилләре белән дусларча мөнәсәбәтләрне саклау хакында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз