news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беларусь депутатлары дәүләткә хыянәт иткән түрәләргә үлем җәзасы турында закон кабул итте

Бүген Беларусь Милли җыены вәкилләре палатасы депутатлары дәүләткә хыянәт иткән өчен вазифаи затларга үлем җәзасын да кертә торган законны хуплады. Шулай ук кораллы көчләрне, башка гаскәрләрне һәм хәрби формированиеләрне, илнең хәрби оешмаларын кимсетә торган ялган мәгълүмат тараткан өчен җаваплылык кертелә.

«Үлем җәзасы рәвешендәге җәза чарасын куллану мөмкинлеге дәүләт вазифаларын биләгән вазифаи затларга һәм хәрби хезмәткәр статусы кагыла торган (»Дәүләткә хыянәт» 356 маддәсендә каралган җинаять кылган) затларга карала», – дигән Милли иминлек буенча комиссия рәисе урынбасары Александр Дубов. Аның сүзләрен «Интерфакс» яза.

Закон шулай ук тынычлыкка, кешелек иминлегенә, җәмәгать куркынычсызлыгына каршы җинаять өчен штраф кертә. Шпионлык, дәүләткә хыянәт итү һәм башка дәүләткә каршы җинаятьләрдә шикләнелүчеләрне тоткарлау вакыты 10 тәүлеккә кадәр, гаепләүне белдерү вакыты тоткарланганнан соң 20 тәүлеккә кадәр арттырыла.

Милли җыенның югары палатасы хупланганнан соң, документ ил президенты Александр Лукашенкога имзалау өчен кертеләчәк.

Искәртеп узабыз, былтыр Лукашенко Җинаять кодексына да төзәтмәләр раслады, алар теракт ясарга җыену өчен үлем җәзасын күздә тота. Беларусь бүгенге көндә Европада һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә үлем җәзасын кулланыла торган бердәнбер ил.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100