news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беларусь белән Татарстанга инновацион мәйданчыклар булдыруда тәҗрибә уртаклашырга кирәк

Рөстәм Миңнеханов, Минскида Югары технологияләр паркы эшчәнлеге белән танышканда, шундый фикер әйтте.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында, Минскида Югары технологияләр паркы (ЮТП) эшчәнлеге белән танышты.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Югары технологияләр паркы вәкилләре белән бергә Рөстәм Миңнеханов бинаны, стартап компанияләргә бирелгән мәйданнарны, бизнес-инкубаторны һәм биредәге башка мөмкинлекләрне карап чыкты.

Татарстан лидеры хәбәр иткәнчә, Югары технологияләр паркы – ул Беларусь Республикасында салым-хокукый режимлы махсус икътисади зона.

Парк булдыру турындагы Декретка Беларусь Республикасы Президенты 2005 елның 22 сентябрендә имза салган. 2006 елның июнендә ЮТПның баштагы 4 резиденты барлыкка килгән. ЮТП кысаларында бизнес-инкубатор эшләп килә, ул яңа стартапларга һәм инновацион IT-тирәлекне үстерүгә ярдәм күрсәтә.

Паркта җитештерелгән программа тәэминатының 90 проценттан артыгы экспортка – АКШка һәм Канадага, Европа илләренә, Россиягә һәм БДБ илләренә китә. Шундый ук Европа һәм Азия мәйданчыкларыннан аермалы буларак, Беларусьның Югары технологияләр паркы – виртуаль. Бу, димәк, ЮТПның хокукый режимы Беларусь Республикасының барлык территориясендә гамәлдә дигән сүз.

Рөстәм Миңнеханов ЮТП эшчәнлеге белән бик җитди кызыксынды. Аның сүзләренчә, Беларусь һәм Татарстанга мондый инновацион мәйданчыклар булдыру һәм аларны үстерүдә тәҗрибә уртаклашырга кирәк. Парк территориясен карау барышында ЮТП эшчәнлеген оештыру, IТ-компанияләрне финанслау һәм сайлап алу темалары кузгатылды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук балалар өчен Югары технологияләр паркында белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча Беларусь тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте. Мәсәлән, мондый парк базасында өлкән сыйныф укучылары өчен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә һөнәри юнәлешле очрашулар, яшьләр арасында мәгълүмати технологияләрне популярлаштыру буенча башка чаралар уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100