Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бегишево аэропортында «Татнефть»кә 75 ел» күргәзмәсе ачылды
Бүген, 27 августта, Татарстанда Николай Лемаев исемендәге «Бегишево» халыкара аэропортында «Татнефть» берләшмәсенең 75 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды.
Очып китү зонасында Татарстан Республикасы Милли музее җыентыгыннан 30 фотография тәкъдим ителде. Күргәзмә «Татнефть-Мирас» тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, ТР Милли музее һәм Бегишево аэропорты ярдәмендә оештырылган.
Фотографияләрдә төбәкнең нефть тармагының күпьеллык тарихы сурәтләнгән. Фотоларда нефтьчеләрнең хезмәтен, технологик казанышларны, инфраструктураның үсешен, ТАССРда нефть чыгару һәм эшкәртү этапларын күреп була.
Иң элеккеге фотосурәт 1938 елда төшерелгән. Анда Татарстанның Чистай районы Булдырь авылында нефть разведкасы вакытында токымнарның тартмаларга салган мизгелне күрергә мөмкин.
Биредә тырышлыклары Татарстанның нефть сәнәгатен үстерергә һәм модернизацияләргә ярдәм иткән белгечләрнең портретлары да тәкъдим ителгән. Алар арасында хатын-кызлар да бар.
1970 елгы фотографиядә Әлмәт шәһәр советы депутаты һәм нефть суырту операторы Анна Заварнина һәм аның хезмәттәшләре сурәтләнгән. 1985 елгы фотода исә – «Татарстанның атаклы нефтьчесе» Дамир Нуретдинов һәм аның иптәшләре.
Әлеге проект – Бегишиво аэропорты киңлегендә оештырылган беренче экспозиция. Ул Милли музейның Татарстан шәһәрләре киңлекләрендә тәкъдим ителгән күргәзмәләре циклын дәвам итә.
Элегрәк, агымдагы елның апрель аенда, Бегишевода Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз