news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бегишево» аэропортына кадәр тимер юл киләчәк

«Бегишево» аэропортына кадәр тимер юл киләчәк. Бу кешеләргә аэропортка поездта уңайлы барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Түбән Кама мэры Рамил Муллин белдерде.

Ул шулай ук телеграм-каналында язганча, «Бегишево»да очып китү һәм төшеп утыру полосасын ремонтлаячаклар. Ремонт аэропорт эшен туктатмыйча гына башкарылачак.

«Бу үзгәрешләр «Бегишево»ны пассажирлар өчен тагын да уңайлырак һәм тагын да заманчарак итәчәк, дип ышанам. Бу шулай ук Түбән Кама районы һәм шәһәренең икътисады үсешенә яңа этәргеч бирәчәк», - дип язган Муллин.

Н.В.Лемаев исемендәге Бегишево аэропорты Түбән Камадан 24 километр ераклыкта урнашкан. Ул Татарстанда урнашкан федераль әһәмияттәге халыкара аэропорт. Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм башка шәһәрләргә хезмәт күрсәтә. «Бегишево»га шулай ук Ижау шәһәрендә яшәүчеләр арасында ихтыяҗ бар, чөнки ул шәһәргә иң якын урнашкан халыкара аэропорт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100