news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДУ студентлары Уфа мөселман зиратында Сәгыйть Рәмиевне искә алды

Ел саен С. Рәмиевның каберенә бару БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы студентларының йоласына әйләнгән.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Башкорт дәүләт университеты студентлары Уфа мөселман зиратына барып шагыйрь Сәгыйть Рәмиевне искә алдылар. Оештыручылар чараны “Уян татар!” дип исемләгән. Бу хакта “Татар-информ”га БДУ укытучысы, филология фәннәре кандидаты Марат Шәрипов сөйләде.

“Галимҗан Ибраһимов Сәгыйть Рәмиевне татар шагыйрләре арасында  беренче урынга куя. Ул чыннан да даһи шагыйрь. Ел саен Cәгыйть Рәмиевның каберенә бару БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы студентларның, “Сәләт” шигырь театры әгъзаларының йоласына әйләнде”, - диде ул.

  • Сәгыйть Лотфулла улы Рәмиев (1880-1926) – татар шагыйре, журналисты. Туган авылы Ибрай (Акман) хәзер Башкортстанның Күгәрчен районына керә. Татар милләте язмышы һәм лирик шигырьләре белән таныла.

Марат Шәрипов сүзләренчә, “Гофран” мәчетендә хезмәт итүче Рөстәм хәзрәт С. Рәмиев рухына дога кылган. Студентлар “С. Рәмиев һәм Башкортстан” дигән темага чыгыш ясаган, шагыйрьнең шигырьләрен укыган.

  • Марат Шәрипов - филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты, “Сәләт” шигырь театры җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100