news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БДИны яңадан тапшырган 233 укучы йөз баллы нәтиҗәгә ирешкән

Россия мәктәпләрен тәмамлаучы тагын 233 укучы 3 һәм 4 июльдә БДИны яңадан тапшыру нәтиҗәсендә йөз баллга ирешкән. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев РИА Новостига биргән интервьюда хәбәр итте.

«Максималь нәтиҗәгә ирешүчеләр саны иң күбе профильле математикадан (80 кеше) һәм рус әдәбиятыннан (56 кеше)», — диде ул.

Бу көннәрдә барлыгы 135 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ фәннәренең берсен яңадан тапшырган. Бу узган ел белән чагыштырганда 30,5 меңгә күбрәк.

Бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыруның яңа кагыйдәләрен президент Владимир Путин 2024 елда кертте. Бу мөмкинлектән быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары гына файдалана ала. Шул ук вакытта фәннән имтиханны беренче тапкыр тапшырганда ирешкән нәтиҗә исәптән чыгарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot