news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында җитди хокук бозулар ачыкланмаган

Әлеге этапта имтиханны 23 меңнән артык кеше тапшырган.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Быелның 21 мартыннан 11 апрельгә кадәр дәвам иткән БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы оешкан төстә узды, җитди хокук бозуларга юл куелмады, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Әлеге этапта имтиханны 23 меңнән артык кеше тапшырган, аларның күбесен үзләренең нәтиҗәләрен яхшыртырга теләгән, узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар тәшкил итә. Имтиханнар, Чукот автономияле округыннан тыш, Россиянең барлык субъектларында 245 пунктта үткәрелде.

Имтиханны вакытыннан алда тапшыру этабында рус теле һәм математика, шулай ук җәмгыять белеме иң популяр предметлар булган. Биология, тарих, химия һәм физикага карата да кызыксыну югары.

Сынау вакытында 200гә якын кеше кагыйдәләрне бозган (67се – шпаргалка, 106сы элемтә чараларыннан файдаланган өчен) имтиханнан чыгарып җибәрелгән.

БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы төгәлләнгәннән соң, Рособрнадзор сынауда катнашучылардан имтиханны тагын да уңайлырак үткәрүгә бәйле фикерләр һәм тәкъдимнәр җыя башлый. Аларны җибәрү өчен электрон почта адресы: vypusknik2018@obrnadzor.gov.ru. Тәкъдимнәр җыю БДИның төп этабы барышында - 28 майдан 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100