Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
БДИны уңайлырак итү өчен, Рособрнадзор чыгарылыш сыйныф укучыларыннан тәкъдимнәр җыя
Тәкъдимнәр җыю 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) бердәм дәүләт имтиханнарын уңайлырак һәм үтә күренмәле итү буенча тәкъдимнәр җыя. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Имтиханнар вакытында җитешсезлекләр һәм кыенлыклар хакында бердәм дәүләт имтиханында катнашучылар vypusknik2018@obrnadzor.gov.ru. электрон адресына яза ала.
Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов бердәм дәүләт имтиханнарын уңайлырак итү буенча тәкъдимнәр җыя башлау хакында имтиханнарны вакытыннан алда бирү чоры төгәлләнгәч, апрель аенда хәбәр иткән иде.
Килгән барлык тәкъдимнәр каралачак, идарә белгечләре тарафыннан җентекләп тикшерелеп, нәтиҗә ясалачак һәм шуннан соң һөнәри һәм эксперт оешмаларына тикшерүгә куелачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Бердәм дәүләт имтиханнарын төп чорда биргән чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт имтиханнарын камилләштерү хакындагы фикерләрен Рособрнадзорга җибәрә ала. Тәкъдимнәр җыю 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз