news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДИга әзерләнгәндә репетитор яллауны хупламыйбыз – министр урынбасары

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов фикеренчә, имтиханга әзерләнүне бала үз көче белән башкарып чыга ала.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина). Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов укуда БДИда югары нәтиҗәләргә ирешү өчен бала тырышып укырга гына тиеш, дәүләт системасы белән параллель рәвештә репетиторлык системасы да яшәргә тиеш түгел дип саный.  Бу хакта ул "Атна вакыйгалары" газетасына белдерде. 

"Бердәм дәүләт имтиханына аерым әзерләнү, һичшиксез, булырга тиеш. Әмма, беренчедән, бала моны үз көче белән дә башкарып чыга ала. Икенчедән, бүгенге көндә мәктәпләр сыйфатлы белем бирергә сәләтле. Мин үзем шәхсән, дәүләт системасы белән параллель рәвештә репетиторлык системасы да яшәргә тиеш дигәнне хупламыйм. Бу дөрес күренеш түгел. Әмма шул ук вакытта ата-ана бу мәсьәләдә ирекле. Әгәр дә ул баласына өстәмә белем бирергә тели икән – репетитор яллапмы, аның өстендә үзе торыпмы – без моңа каршы чыга алмыйбыз. Әмма кабатлап әйтәм, без бу юнәлешне хупламыйбыз, безнең мәктәпләр көчле, укытучыларыбыз да әзерлекле", –  диде Илдар Мөхәммәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100