Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
БДИда җыйган уртача балл югары уку йортына керү хокукына йогынты ясамый
Һәр предметтан минималь баллар санын югары уку йорт билгели.
(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Бердәм дәүләт имтиханында җыйган балларның уртача күрсәткече югары уку йортларына керү хокукына йогынты ясамаячак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында "өчле" билгесенә укучыларга Мәскәү һәм Санкт-Петербург вузларына юл ябылырга мөмкин","БДИның уртача баллы 67дән түбән булган абитуриентларны башкала университетларына бюджетка кабул итмәячәкләр", дигән язмалар чыккан иде.
"Российская газета" хәбәр иткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы документында сүз ике башкала вузлары өчен "абитуриентларның БДИ буенча уртача баллы" күрсәткечен арттыру (67дән дә ким түгел) һәм шул ук критерийны Россиянең башка вузлары өчен киметү (60тан да ким түгел) турында бара.
"Приказ проекты гражданнарның бакалавриат һәм белгечлек буенча югары белем алуына бәйле хокуклары турында түгел. Вузга кабул итү турында әйткәндә, без "балларның минималь саны" төшенчәсен кулланабыз. "Уртача балл" төшенчәсе укырга керүгә бәйле бер генә документта да юк", - дип аңлатканнар Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Һәр предмет буенча минималь баллар санын югары уку йорт билгели. Әлеге сан Рособрнадзор бөтен ил буенча билгеләгән чиктән кимрәк була алмый. Бу баллар белән абитуриент вузга керүгә өметләнә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз