news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БДИ нәтиҗәләре буенча республика буенча уртача күрсәткечләрдән калышкан районнар билгеле

Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк булган районнар билгеле.

Аларны Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Министрлар Кабинетында брифингта атады.

"Нәтиҗәләргә анализ ясап, ике һәм икедән артык предметтан имтихан нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган районнарны билгеләп үтәргә мөмкин", - диде министр.

Мәсәлән, Апас районында профильле математика, физика һәм биология буенча нәтиҗәләр түбән булган.

Ютазы, Спас, Лаеш районнарында математика, физикадан сынау нәтиҗәләре республика буенча уртача күрсәткечтән ким, Чүпрәле районы - физика, биология, Тукай һәм Лаеш районнары укучылары математика һәм биология буенча БДИдан уртачадан түбәнрәк нәтиҗәләр күрсәткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot