news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БДИ нәтиҗәләрен Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында карарга мөмкин

Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен карау өчен, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында яңа сервис булдырылды.

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен карау өчен, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында яңа сервис  булдырды. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хезмәттән Идентификация һәм аутентификация бердәм системасында расланган хисап язмасы булган портал кулланучылары файдалана ала.  Хезмәт түләүсез һәм онлайн режимда күрсәтелә. Имтихан нәтиҗәләрен белү өчен, кулланучыга Бердәм порталга керергә яки теркәлү узарга һәм электрон гариза җибәрерә кирәк. Гаризада исем-фамилия, паспорт мәгълүматлары (серия һәм номерны күрсәтмичә) дөрес һәм төгәл күрсәтелгән булуы мөһим һәм БДИда теркәлү кодын язарга кирәк. Барлык имтиханнар турында гомуми яки һәрберсе хакында аерым мәгълүмат алырга була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot