Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
БДИ нәтиҗәләре буенча Түбән Кама укучылары ТР да иң яхшылар дип танылды
Түбән Камада 73 укучыны алтын медаль белән бүләкләргә карар ителде
(Түбән Кама, 17 июль, «Татар-информ», Марат Сәлимов). Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча Түбән Кама укучылары Татарстан Республикасында иң яхшылар буларак танылды, дип хәбәр итә “Түбән Кама телерадиокомпаниясе”.
Түбән Кама укучылары 11 фәннең 9 ы буенча имтиханнарны яхшы биргән. Булачак абитуриентлар рус һәм инглиз телләре, химия, физика һ.б. буенча югары балл җыйган. Түбән Камада информатика һәм рус әдәбияты буенча БДИ нәтиҗәләре исә түбән.
Быел 1145 укучы БДИ тапшырды. Алар исәбендә узган ел имтихан тапшыра алмаучылар да бар.
Элек планлаштырылганча, быел медаль тапшыруны кичектерделәр. Әмма, аңа да карамастан, Түбән Камада кичәге 73 укучыны алтын медаль белән бүләкләү турында карар ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз