news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДИ нәтиҗәләре буенча гына укытучы эшен бәяләү дөрес түгел - Россия мәгариф министры

БДИ системасында кардиналь үзгәрешләр булмаячак, дип белдергән министр ТАСС корреспонденты белән интервьюда.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында Бердәм дәүләт имтиханы системасын кире кагу кирәкми, дип белдергән.  “Билгеле, без БДИ белән эшләячәкбез. Система камилләшәчәк. Анда ниндидер кардиналь үзгәрешләр булыр дип уйламыйм, аерым алганда, тест өлешләре кыскарыр”, - дип билгеләп үткән министр.

Шуның белән бергә ул һәр мәктәпнең БДИдан уртача баллары буенча мәгълүматны бастыруында мәгънә күрмим, дип белдергән. “БДИ бернинди дә басым тудырырга тиеш түгел. БДИ нәтиҗәләре буенча гына укытучы һәм мәктәп эшен бәяләргә кирәкми”, - дип, фикерен белдергән Васильева.

Үз позициясен ул мәктәпләрнең төрлелеге белән аңлаткан.

"Мәсәлән, физико-математика лицеен алыйк – анда балаларны максатчан шушы фәннәрне өйрәтер өчен сайлап алалар һәм, билгеле, биредә баллар югары була. Төньякта күчеп йөри торган төрле халык балалары укучы мәктәпләрдә, инклюзив принциплардан чыгып укытылучы мәктәпләрдә балалар белән эшләү формаль билгеләргә караганда өстенрәк. Бала әйбәт нәтиҗәләр күрсәтмәскә дә мөмкин, ә аңа ике яктан да гаять зур хезмәт салына ", - дип саный министр.

Аның сүзләренчә, әгәр дә БДИ буенча рейтинг басыла башласа, махсуслашкан мәктәпләр өстә түгел, ә уртада, бәлкем нәкъ капма-каршы якта, түбәндә үк булырга мөмкиннәр. "Әлеге рейтингны өйрәнүче кешеләр аерым очракларны карауларына һич кенә дә ышанмыйм, ә ансыз объектив картинаны күзаллау кыен", - дип йомгаклаган Васильева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100