news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДИ булганда, мәктәпнең борынгы мәдәниятебезне өйрәтергә вакыты юк – Геннадий Макаров

"Исламика" лекториендә Геннадий Макаровның “Татар традицияләрендә ислам фәлсәфи поэзиясе һәм музыкасы” дип аталган лекциясе булды.

БДИ булганда, мәктәпнең борынгы мәдәниятебезне өйрәтергә вакыты юк – Геннадий Макаров
Александр Эшкинин

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Фольклорчы галимнәр Урта гасыр ахырындагы рухи мирасны җыялар, өйрәнәләр, әмма бүгенге заман мәдәниятендә әлеге музыкаль-поэтик культура хәзер бик аз кулланыла. Сәнгать фәннәре кандидаты, атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы галим Геннадий Макаров “Татар традицияләрендә ислам фәлсәфи поэзиясе һәм музыкасы” дип аталган лекциясендә үзенең борчылулары белән дә уртаклашты.

Борынгы музыкаль-поэтик культура – ул бит сәнгать тә, балаларыбызны тәрбияләү чарасы да. Аның этник һәм эстетик яктан потенциалы зур. Тик әлеге кыйммәтләрне мәгариф системасы аша бирү мөмкинлеге юк - мәктәптә БДИ булганда, Урта гасыр ахыры культурасы кайгысы түгел. Өстәмә белем бирү системасын куллансак кына”, - диде галим. Ул үзенең фольклор экспедицияләрдән алып кайткан илаһи бәетләрне балаларга ансамбльләрендә өйрәтеп, кулланылышка керткәнен мисал итеп китерде.

Геннадий Михайлович борынгыдан кулланылган уен коралларының җәдидчелек җиңгәннән соң онытылуын билгеләп үтте. Мөселман татарларда онытылган, ә керәшеннәрдә сакланып калган думбыраны - иске татар культурасы уен коралын мисал итеп китерде.

“Мин борынгы тынлы уен кораллары буенча диссертация якладым, китап та яздым, ә файдаланылмый, - ди гомерен экспедицияләргә багышлаган галим, ачынып. - Борынгы уен коралларын җәмгыятькә кайтаруның механизмы юк”.

Лекцияне Казан федераль университетының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә оешкан “Исламика” лекторие оештырган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100