news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БДИ буенча барлык мәсьәләләрне диярлек «Дәүләт хезмәтләре» аша хәл итеп булачак

Бер елдан соң «Дәүләт хезмәтләре» порталы ярдәмендә Бердәм дәүләт имтиханы белән бәйле барлык мәсьәләләрне диярлек хәл итәргә мөмкин булачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә (Рособрнадзор) хәбәр итәләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, сүз имтиханнарда һәм йомгаклау иншасында катнашу өчен гариза бирү, тапшыру урыны турында хәбәрнамә алу, шулай ук үз башкарган эшнең нәтиҗәләре һәм сканы белән танышу турында бара.

Моннан тыш, портал аша апелляция бирергә һәм аны карау нәтиҗәләрен белергә, шулай ук әзерлек өчен тренажердан файдаланырга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot