Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк
Быел төп имтиханнар 28 майдан 2 июльгә кадәр, ә вакытыннан алдан бирү чоры 21 марттан 11 апрельгә кадәр дип билгеләнелгән.
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). БДИ бирергә теләүчеләргә 1 февральгә кадәр гариза язарга кирәк. Гаризада кайсы предметлардан бердәм дәүләт имтиханы бирергә планлаштырылганы күрсәтелгән булырга тиеш. Бу хакта мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте хәбәр итә.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математикадан имтихан бирү мәҗбүри. Аларны уңышлы тапшыру урта гомуми белем турында аттестат алу өчен кирәк.
Быел төп имтиханнар 28 майдан 2 июльгә кадәр, ә вакытыннан алдан бирү чоры - 21 марттан 11 апрельгә кадәр .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз