news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДИ биремнәренең эчтәлеге буенча үзгәрешләр барлык 11 фән буенча да кертелде

Быел Бердәм дәүләт имтиханы биремнәренә барлык 11 фәннән дә үзгәрешләр кертелде. Ике фән буенча имтихан үткәрү вакыты кимегән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренчә, быелдан Бердәм дәүләт имтиханы урта гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә үткәрелә, шуңа бәйле рәвештә имтихан биремнәренә үзгәрешләр кертелде.

«Контроль үлчәү материалларына үзгәрешләр имтиханның эшчәнлек өлешен көчәйтүгә – төрле мәгълүматны анализлау, биремнәрне эшләү, шул исәптән гамәли, җентекләп аңлату, аргументация күнекмәләрен куллануга юнәлдерелгән. Биремнәрнең эчтәлеге буенча үзгәрешләр барлык 11 фән буенча да кертелде. Без чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарын быел контроль эш материалларында федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә үзгәрешләр булачагын кисәттек. Бу 11 сыйныфка кадәр җиткән стандарт», - дип төгәлләштерде ул.

Контроль үлчәү материалларындагы үзгәрешләр аркасында өч фән буенча имтихан үткәрү вакыты үзгәрде, дип өстәде министр. Әйтик, җәмгыять белеме буенча имтиханда вакыт 25 минутка, тарих буенча 55 минутка кимегән, ә чит тел имтиханының телдән тапшырыла торган өлеше ике минутка арткан һәм 17 минут булган.

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен имтиханның озынлыгы сәгать ярымга, ә чит тел буенча телдән тапшырыла торганы 30 минутка арта.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100