news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДИ аркасында үз-үзенә кул салучылар барлыгы дәлилләнмәгән – Илдар Мөхәммәтов

Министр урынбасары әйтеп киткәнчә, һәр имтихан ул һәрчак ниндидер стресс тудыра торган чара.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина).  Бердәм дәүләт имтиханы аркасында үз-үзенә кул салучылар барлыгын рәсми рәвештә исбат итүче бер факт та юк, дип белдерде Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

Мин ассызыклап әйтәм, бүгенге көндә, бердәм дәүләт имтиханы аркасында бу бала үз-үзенә кул салган  дигән, бер генә исбат ителгән факт та юк. Әлбәттә, массакүләм матбугат чараларында андый хәбәрләр очрый. Әмма бу рәсми мәгълүмат түгел, - ди Илдар Мөхәммәтов.

Министр урынбасары әйтеп киткәнчә, һәр имтихан ул һәрчак ниндидер стресс тудыра торган чара. Шуңа да имтихан уздыру өчен җаваплы кешеләр, укытучылар, психологлар балаларны бу сынауга алдан ук әзерләргә тиеш.

Без укыган чакта да бердәм дәүләт имтиханы булмаса да, сынауга рәхәтләнеп, көлеп кенә кермәдек. Шулай ук авырлык белән кердек. Без нәрсәдән куркабыз? Таныш булмаган әйбердән. Шуңа да без укучыларны 8-9 сыйныфтан БДИга әзерлибез. 11 сыйныфлар уку елы дәвамында сынау имтиханы биреп карый. Алар процедураны беләләр, бу аларга ят күренеш түгел. Шуңа күрә алар аннан курыкмыйлар, - дип белдерде министр урынбасары.

БДИ тирәсендә шау-шу, ыгы-зыгы тудыручылар исә, Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, нигездә, әти-әниләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100